news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар яшьләре өчен «Таптым» кушымтасын эшләтеп җибәрәчәк

Кушымта киләсе елның башында эшли башлар дип көтелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар яшьләре өчен «Таптым» кушымтасын эшләтеп җибәрәчәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар егет-кызлары өчен «Таптым» кушымтасын әзерли башлаган.

«Таптым» кушымтасын ясау идеясе 2021 елның башында туды. Без Бөтендөнья татар конгрессы аша чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүче яшьләрдән «сезгә нинди it-проект кирәк?» - дигән сораштыру үткәрдек. Яшьләрнең күбесен танышу мәсьәләсе борчый булып чыкты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Таптым» кушымтасын гамәлгә куючы Райнур Хәсәни.

Аның әйтүенчә, «Таптым» кушымтасы аша ике максатка ирешеп була: гаилә кору (егет-кызларны таныштыру) һәм дуслар, танышлар табу.

«Мәсәлән, төбәктә яшәүче бер татар егетенең татар, мөселман кызына өйләнәсе килә, әмма ул таныша алмый, чөнки татарлар аз. Ул татар яшьләрен кайдан табарга, ничек танышырга белми. Шунлыктан, татар яшьләренә танышу агрегаторы кирәк булды. Әлбәттә, «Анаем» һ.б. проектлар бар. Әмма алар елдан-ел искерә бара, аңа ихтыяҗ кими. Шуңа күрә безнең «Тиндер»га охшаш кушымта эшләү теләге туды», - диде ул.

Райнур Хәсәни хәзерге вакытта кушымтаның дизайны эшләнүен, техник мәсьәләләре хәл ителүен әйтте.

«Быел грант оттык һәм «Таптым» кушымтасын гамәлгә ашыра башладык. Кушымтада үзеңнең кайдан икәнлегеңне күрсәтергә кирәк, шул рәвешле, кешеләр исемлеге килеп чыга. Алар сиңа шәһәрне күрсәтә алачак, яки башкача ярдәм күрсәтә алачак. Кушымта киләсе елның башында эшли башлар дип ниятлибез. Аны һәркем бушлай куллана алачак», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100