news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» билгеләячәк

Әлеге бәйгедә җиңүчегә ел дәвамында милли чараларда махсус кунак буларак катнашу мөмкинлеге бирелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» билгеләячәк
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан итәчәк.

«Бәйгенең шарты: 13-26 апрель көннәрендә социаль челтәрләрдә һәр постка #ТатарТеле2023 хештегын куеп, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, татар теленә кагылышлы фикерләр турында актив сөйләргә кирәк. Тагын бер шарт: https://t.me/tatforum, https://t.me/tatardesign_official, https://t.me/univertatar Telegram-каналларына кушылу», - дип хәбәр итә Татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Бәйге кысаларында сәхифәдәге фотога «Мин татарча сөйләшәм» сүзтезмәсен өстәргә яки акциянең логотибын куярга, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең афишасын сәхифәгә урнаштырырга, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә бәйле чаралар белән бүлешергә, «Че гуглит татар кызы» яки башка татар пабликаларына мем һәм юмористик постлар тәкъдим итәргә, татар телен көнкүрештә куллану турында постлар чыгарырга һ.б. мөмкин, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә җиңүчегә ел дәвамында милли чараларда махсус кунак буларак катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100