news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Роспатентка үтенеч юллаган

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, әкият геройлары исеменә хокукны гамәлдән чыгаруны сорап, Роспатент башлыгы Юрий Зубовка үтенеч юллаган.

Татар яшьләре «Милли уенчыклар» компаниясен татар фольклоры геройлары исеменә хокуктан мәхрүм итүне сорый.

Компания театрларга әлеге исемнәрне кулланган өчен дәгъвалар җибәргән иде. «Әкият» театрыннан «Милли уенчыклар» оешмасы спектакльләрдә «Су анасы» һәм «Шүрәле» исемнәрен куллану өчен ярты миллион сум таләп итә.

Бүген мәдәният министры Ирада Әюпова «Су анасы» әкияте өчен акча сораучылар мәсьәләсенә аңлатма бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot