news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Пермь яшьләре белән күреште

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Пермь яшьләре белән күреште
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумына кунакка Пермь шәһәрендәге «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рената Ибатуллина һәм «Татар кызы – 2023» бәйгесенең финалисты Илсинә Хатыйбҗанова килде. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Вконтакте» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Очрашу барышында Пермь шәһәрендә алып барыла торган проектлар турында, шул исәптән киләсе атнада Пермьдә узачак «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты хакында фикер алыштылар. Программаның эчтәлеге, лекцияләр тематикасы һәм яшьләрне җәлеп итү механизмнары буенча да сөйләшүләр алып барылды.

Кунаклар шулай ук үзләренең эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм Пермь татар яшьләренең активлыгы турында да фикерләре белән бүлеште, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot