Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Оренбургта «Акыл фабрикасы» үткәрде
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Оренбургта ике көнлек «Акыл фабрикасы» белем бирү проектын үткәрде. Шәһәр татар яшьләре өчен мәдәният, белем һәм күңелле аралашу үзәгенә әверелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
Чараны, гадәттәгечә, форум проектлары презентациясе белән ачып җибәрделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов эшләнгән һәм эшләнеп килә торган проектлар турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Аннары Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат секретаре Айзилә Абдрахманова гаммәви мәгълүмат чаралары һәм блогерлар белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Бу бигрәк тә медиа өлкәсендә эшләүче яшьләр өчен файдалы булды.
Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин исә Оренбургның ни өчен татар мәдәнияте башкаласы дип аталуына тукталды, шәһәрнең татар тарихындагы урыны турында кызыклы фактлар китерде. Төштән соң ике төрле остаханә эшләде: Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә видеолар ясарга өйрәтте, ә Ләйсән Фәхриева үткәргән кул эшләре остаханәсендә милли алкалар ясадылар, нәтиҗәдә, һәр катнашучының истәлеккә үз куллары белән эшләнгән бизәнү әйбере булды.
Көннең икенче яртысында музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин төрки музыка уен кораллары белән таныштырды, тамашачылар милли уен коралларының матур авазларын тыңлады. Ә кичке якта Илфат Батаршин аш-су остаханәсендә милли ризыклар әзерләү серләре белән уртаклашты. Бөтен катнашучылар бергәләп өчпочмак һәм «Бармак» дип аталган печенье пешерде һәм үзләре пешергән ризыклардан авыз итү өчен матур табынга җыелды.
Икенче көне иртән катнашучылар Татар Каргалысы авылына юл тотты. Тарихи авылда татар мәдәнияте эзләре, борынгы йортлар белән таныштылар. Төштән соң Оренбургның татар урыннары буйлап экскурсия оештырылды, шәһәрнең әһәмиятле урыннарын күрсәттеләр. Кич Урал елгасы буенда татар халкының җырлы-биюле милли уеннары белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз