Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Нократ Аланында узучы яшьләр җыенында катнаша
Райнур Хәсәнов җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узучы «Карин Татарлары IV. Яшьләр җыены» форумында спикерлар буларак катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумга якын-тирә районнардан һәм авыллардан мәктәп яшендәге балалар җыелды. Чара яшь буында татар теленә, мәдәниятенә, тарихына һәм милли үзаңга кызыксыну уятуга юнәлтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы әлеге проектка «Акыл фабрикасы» лекториясе кысаларында кушылды. Очрашуда яшьләр белән татар яшьләре хәрәкәте, милли проектлар, җәмәгать эшчәнлеге һәм үз төбәгеңдә файдалы башлангычлар булдыру турында сөйләшәләр.
«Карин Татарлары IV. Яшьләр җыены» Киров өлкәсе татарлары конгрессы һәм Нократ Аланы шәһәре администрациясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз