news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Абдул Фархан

Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтә. Бүгенге пленар утырышта Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев съезд делегатларына дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия Сираева «Дуслык» орденына лаек булды.

«Европа татарлары альянсы» Европа берлеге илләре татарлары халыкара ассоциациясе идарә әгъзасы Фәүзия Һадиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Саба районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ләйсән Билалова, Түбән Кама районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, Кукмара районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, «Урал аръягы татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасы активисты, Курган өлкәсенең «Ак калфак» клубы әгъзасы Эльза Мостафина, Санкт-Петербург шәһәренең җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова, Әлмәт шәһәре һәм районы җирле оешмасы җитәкчесе, «Әлмәт хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Мәскәү шәһәренең «Хәзинә» вокал-хореографик ансамбле җитәкчесе Ильмира Галимова бүләкләнде. 

 

Фото: © Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына Башкортстан республикасының «Кызыл таң» газетасы хәбәрчесе Эльвира Җамалетдинова, Башкортстан республикасы Чишмә районы Ярми авылы мәдәният сарае җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова, Санкт-Петербург шәһәренең татар хатын-кызлары «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлнара Трегулова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе»нең Уфа районы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова, Мәскәү өлкәсенең җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зәйнәб Сөләймәнова, Чувашия республикасы җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Сания Ишморатова лаек булды.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фондының Милли мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәүче референды Ләйсән Исхакова бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100