news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Казанда шәхси мәктәпләр белән танышачак

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Казанда шәхси мәктәпләр белән танышачак
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын үткәрә. Делегатлар Казандагы шәхси мәктәпләрнең эшчәнлеге белән танышачак.

«Бу «Ак Калфак» татар хатын-кызлары съезды гына түгел. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килгән татар оешмаларыннан хатын-кызлар да була. Оешмаларга алдан ук квоталар билгеләдек. Квота нигезендә алар делегатларны җибәрә», - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, чарада Татарстан Республикасы районнары, Россиянең 53 төбәге, 15 чит илдән 500дән артык делегат катнаша. Чит илләрдән - Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстония вәкилләре була.

24 апрель көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә пленар утырыш була. Аннан соң делегатлар «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган кичәгә бара.

25 апрель көнне «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләренә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексына бару каралган. «Адымнар»да «Калфак туе» уза, ул Дастаннар елына багышлана. Шулай ук «Корстон»да дискуссион мәйданчыклар оештырыла. Кичен Камал театрында Уфа «Нур» театры куйган «Фатыйма» спектакленә бару каралган.

«Мәгърифәтче исеменә лаек булган татар эшмәкәрләре, иганәчеләр оештырган шәхси мәктәпләрнең эшчәнлеге, аларның милли мәгарифкә басым ясавын күрсәтәчәкбез. Милли мәгарифнең бер баскычы - югары уку йорты. Без институтның эшчәнлеге, милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү методологиясе белән таныштырабыз», - дип сөйләде җитәкче.

26 апрель көнне III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100