news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының юбилей съездына ике илдән делегатлар килә алмый

«Хәзер самолетта очу вакыты арту сәбәпле билетлар дә бермә-бер кыйммәтләнде», - диде Васил Шәйхразыев.

Бөтендөнья татар конгрессының юбилей съездына ике илдән делегатлар килә алмый
Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессының юбилей съездына юл кыенлыклары аркасында ике илдән делегатлар килә алмый.

«45 илдә татар диаспоралары бар. Съездга 37 илдән делегатлар килергә теләк белдергән иде. Юл озынаю сәбәпле, ике ил делегатлары килмәскә булды», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Махсус хәрби операция башланганнан соң Россия белән күпчелек илләр арасында туры авиарейслар туктатылып тора, шуңа күрә Казанга кайбер илләрдән берничә тукталыш ясап, самолеттан самолетка күчеп очарга кирәк.

«Бер делегат Канададан киләчәк, ә Америкадан килеп җитә алмый. Хәзер самолетта очу вакыты арту сәбәпле билетлар дә бермә-бер кыйммәтләнде. Делегатлар үз акчаларын түләп килә. Без аларга юл өчен түләмибез. Аннары аэропортларда бер самолеттан икенчесенә күчкәндә кайвакыт унбишәр сәгать көтеп утырырга кирәк. Шуңа күрә без делегатларга юл кыенлыклары сәбәпле килмәсәләр дә була, дип алдан әйттек. Без барыбер бергә. Утырышта онлайн да катнашып була», - диде Васил Шәйхразыев.

Милли шура рәисе съездга килә алмаган ике илнең берсен әйтте, ә икенчесен атый алмады һәм Бөтендөнья татар конгрессының сайтыннан карарга тәкъдим итте. Без сайтта андый мәгълүматны таба алмадык, шул сәбәпле, икенче илне атый алмыйбыз.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100