
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды резолюциясе күпчелек тавыш белән кабул ителде.
«Дүртенче көн нигезендә хезмәт кылдык. Бик күп тәкъдимнәр алдык. Мөфти хәзрәтләр дә тәкъдимнәр кертте. Яңа гына мөхтәрәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә яңа бурычлар куйды. Мин аларны резолюция проектына кертергә тәкъдим итәм. Сез аларны алдыгыз. Резолюция проектын нигездә төп итеп берьюлы кабул итүегезне сорыйм», – диде яңа срокка сайланган Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителде. Аның тексты белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга мөмкин.
«Барыгызга да бик зур рәхмәт. Съездның төп сорауларын бергәләшеп карадык, уртаклаштык. Шуның өчен бик зур рәхмәт», - диде Васил Шәйхразыев, резолюция кабул ителгәч.