news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан җирле оешма җитәкчеләре утырышы була

14 декабрьдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең семинар-утырышы булачак.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Шулай ук Казанда Татарстан Республикасы җирле оешма җитәкчеләренең Татарстан Республикасы Милли китапханәсе буенча экскурсиядә һәм Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә катнашулары көтелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot