Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары хәрбиләр өчен маскировка челтәре үрә
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар, күмәк көч белән, солдатларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Әлеге күмәк шөгыль хәйрия эше генә булып калмыйча, фикер алышу, танышу, аралашу, кул эш белән шөгыльләнү урынына да әйләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казанда махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен 3 урында үрәләр: А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында, П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә һәм «Мәрҗани» мәчетендә. Биредә волонтерлар, маскировка челтәрләре генә үреп калмыйча, хәрбиләр өчен киемнәр дә тегәләр, бәйлиләр. Күптөрле, төрле юнәлешле эш алып барыла.
Әлеге чараларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов кул астында эшләп килүче, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оештыра. Бүлекнең җитәкчесе Фәрит Мифтахов, аның ярдәмчесе Рәмзия Галләметдинова бу эштә оештырып, башлап йөрүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз