news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә түгәрәк өстәл узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә түгәрәк өстәл узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Ак Идел жире» берләшмәсе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен түгәрәк өстәл уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Мәләвез, Федоровка, Стәрлетамак, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә, Кыйгы, Благовар, Чакмагыш, Кушнаренко, Уфа, Краснокама, Балтач, Бөре районнарыннан вәкилләр һәм шулай ук Координацион Совет әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Башкортстан татарлары Конгрессы идарәсе әгъзалары, Казан һәм Уфа галимнәре катнашты.

Очрашуда төбәк тарихчылары үз эшләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты, борчыган сорауларына жаваплар алды.

Очрашу эшлекле шартларда үтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot