news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына 53 төбәктән котлаулар килгән

30 июльдән 2 августка кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланды. Әлеге уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессына илнең 53 төбәгеннән котлау хатлары килгән. Оешманың рәсми сайтында шул турыда хәбәр итәләр.

Оешманы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Удмуртия, Дагестан Республикалары, Саратов өлкәсе, Красноярск крае җитәкчеләре, һәм башкалар котлады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot