news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле: 26 апрель — татар кешесе өчен Яңа ел кебек

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле: 26 апрель — татар кешесе өчен Яңа ел кебек
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татар халкының даһи улы, бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы һәйкәленә чәчәк салу тантанасыннан соң Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.

«Менә яңгыр булуына карамастан, бүген безнең йөрәкләрдә җылы, чөнки бөек шагыйребезнең туган көне. 26 апрель — татар өчен Яңа ел, дисәк тә була. Хәзер глобализация чорында яшьләр вакыт төшенчәсе белән бер адымда барырга тиеш. Мәсәлән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан «Ясалма фәһем» проекты кысаларында ТукAI плагины булдырылды», – диде ул.

Алмаз Хәлиуллин әйтүенчә, ясалма фәһем моделе өчен Габдулла Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, чыгышлары, аның тормыш юлы турында мәгълүмат кертелгән. Шул рәвешле, ясалма фәһем плагины Тукай үзе сөйләшкән кебек аралаша ала.

Шулай ук әңгәмәдәш, татар яшьләренең милли чараларда актив булуларын әйтте. «Булган тарихны онытмыйча, киләчәкне дә күзаллап яшәү кирәк», – дип cөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100