news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр белән эшләүче төркемне Ленария Мөслимова җитәкләячәк

Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр белән эшләүче төркемне Ленария Мөслимова җитәкләячәк
Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү буенча эшче төркем рәисе итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сайланды. Бу хакта Милли Шура утырышында билгеле булды.

"Узган утырышта 7 эшче төркем булдырылды, аларның рәисләре, урынбасарлары билгеләнде. Бер мәсьәлә ачык калган иде. Татар яшьләре белән эшләүче эшче төркемне булдыру тәкъдиме яңгырады. Бу эшче төркемне җитәкләргә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Милли Шура әгъзасы Ленария Мөслимова тәкъдим ителә», - диде ул татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бу тәкъдимне хуплавын әйтте.

"Ул Россия күләмендә, чит илләрдә төрле чаралар үткәрү буенча әйбәт эш алып бара. Минемчә, аны җитәкче итеп кую дөрес дип саныйм", - диде ул.

Милли Шура әгъзалары бу тәкъдимне хуплады.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

 

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100