news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессында «Татар кызы» конкурсына әзерлек башланды

Бүген, 31 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында «Татар кызы 2022» конкурсына әзерлек буенча җыелыш узды. Биредә конкурсның максатларын һәм бурычларын билгеләделәр. «Татар кызы» 2022 елның октябрь аенда Үзбәкстан Республикасында үткәреләчәк.

Үткәрелә торган чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү. Бу традицион матурлык конкурсы гына түгел, ә тел һәм җан байлыгы дәрәҗәсенә күтәрелү өчен бер мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot