news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае делегациясе белән эшлекле очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае делегациясе белән эшлекле очрашу узды
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 18 апрель, Бөтендөнья татар конгрессына Пермь крае Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу вакытында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү буенча фикер алышынды. Сабантуйны үткәрү концепциясе, бәйрәмнең мәдәни программасы һәм инфраструктураның чараны уздыруга әзерлеге турында сүз барды.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсе кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100