news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марс Тукаев Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

Марс Тукаев Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды
tatar-congress.org

Моңа кадәр Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары булып эшләгән Марс Тукаев җитәкченең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Ул Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдә татар оешмалары белән эшләү өчен җавап бирә. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының яңа төзеләчәк, дини оешмалар белән эшләү бүлеге аның карамагында булачак. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

Коллективка бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев игълан итте.

30 июль – 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессында кадрлар үзгәреше көтелүе билгеле булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100