news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессында Индус Таһировны юбилее белән котладылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында юбиляр Индус Ризак улы Таһировның 90 яшьлеген билгеләп үттеләр. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуга профессор, тарихчы, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус аганың элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессының хәзерге җитәкчелеге, дуслары, чордашлары җыелган иде. Бәйрәмне шәхес һәм тарих белән бәйләп ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Индус Ризак улын котлап, аның белән бергә конгресста эшләгән, вакытында урынбасарлары булган журналист, язучы Роза Туфитуллова, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, чордашы, әдәбят галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов чыгыш ясадылар. Алар барысы да Индус Таһировның милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Беренче рәисне котларга озак еллар Бөтендөнья конгрессын җитәкләгән Ринат Закировка да сүз бирелде. Ул Индус агага соклану һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ахырдан сүзне юбиляр үзе алды. Ул әлеге чараны оештырган конгресс җитәкчелегенә, хөрмәт итеп килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot