news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессында Гөлзадә Сәфиуллинаның 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде

Бөтендөнья татар конгрессында Гөлзадә Сәфиуллинаның 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында күренекле җырчы, милли моңыбызны дөнья күләмендә таныткан Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сәфиуллинаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Истәлекле очрашуга юбилярның иҗатташ дуслары, мәдәният эшлеклеләре һәм конгресс җитәкчелеге җыелган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе Зилә Вәлиева Гөлзада Сәфиуллинаны юбилее белән котлаган. Алар легендар җырчыга татар мәдәниятен, милли җыр сәнгатен һәм рухи кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдергән, сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар теләгән.

Тантана барышында Данис Шакиров юбилярга олы хөрмәт билгесе итеп чәчәк бәйләме һәм мамык шәл бүләк иткән.

Бәйрәм чарасы җылы, ихлас шартларда узган — кунаклар Гөлзада Сәфиуллинаның иҗат юлындагы якты истәлекләре белән уртаклашкан, аның татар дөньясында тоткан олы урынын ассызыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot