news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессында Чурагулов туры кысаларында очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Чурагулов туры кысаларында очрашу узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан районнары һәм шәһәрләреннән җыелган делегация кунак булды. Кунаклар танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов туры кысаларында экскурсиягә килде. Мондый халыкчан автобус туры «Хәзинә Тур» операторы тарафыннан 2007 елдан бирле ел саен оештырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Матур гадәт буенча, чара кунаклары башта Бөтендөнья татар конгрессы бинасында булды. Биредә аларны Милли Шура рәисе киңәшчесе Зилә Вәлиева каршы алды. Ул Башкортостан делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов очрашуда катнашучыларны конгресс эшчәнлеге белән таныштырды һәм Федераль Сабан туе, Бөтенроссия авыл Сабан туе кебек чаралар турында сөйләп узды. Россия төбәкләрендәге татар гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимов кунакларны сәламләп шигырь укыды.

«Хәзинә Тур» оешмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннан соң Рамил Чурагулов сүз алды. Ул: «Без, башкорт-татар — бер халык, җырчыларыбыз уртак! Без - бик бәхетле халык!», — дип, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шагыйрьнең кызы Розалина Чурагулова да җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Казан безне жылы кабул итте, үз телебезне, мәдәниятебезне белүем белән мин нык горурланам!» — дип искәртте ул.

Чарада Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, профессор Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, җырчы Асаф Вәлиев, шагыйрә, композитор һәм җырчы Наилә Яхина, шагыйрә, җырлар авторы һәм ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева катнашты.

Алинә Хисамиева Ркаил Зәйдулла исеменнән кунакларны сәламләде. «Рамил абый татар җәмәгатьчелеге арасында якты йолдыз булып балкып тора. Без аның шигырьләренә язылган җырларны магнитофонда туктатып торып язып ала идек. Бөтендөнья татар конгрессы язучылар иҗатын танытып тора. Шушындый очрашулардан кайтканнан соң янәдән кулга каләм алып канатланып иҗат итә башлыйбыз. Әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәт», - диде ул.

Очрашу ахырында Рамил Чурагуловка ТР Язучылар берлегенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан медале тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot