Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы Югары Осланда узган утырышта милли мәгариф турында сөйләште
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Югары Ослан районында Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышы узды. Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, муниципалитет башлыгы Евгений Варакин, укытучылар, җәмәгатьчелек һәм мәдәният вәкилләре катнашкан.
Утырышта биш мәсьәлә турында фикер алыштылар. Шуларның иң мөһиме район мәктәпләрендә милли белем бирүгә багышланды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова Югары Ослан гимназиясендә инде өченче ел рәттән татар телендә белем бирү сыйныфлары эшләве турында сөйләде. Шундый ук төркемнәр Макыл мәктәбендә, гимназиядә һәм Иннополис лицеенда да бар. Районның өч үзәк балалар бакчасында шулай ук берәр татар телле төркем оештырылган.
Морозенкова билгеләп үткәнчә, 1,1 мең укучы туган теле буларак татар телен сайлаган – бу райондагы барлык укучыларның яртысы диярлек. Бу уку елында беренче тапкыр 15 укучы татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырган.
Татар мәдәниятенә карата кызыксынуны ныгыту өчен районда «Сәхнә көзгесе» дип аталган балалар театр фестивале уздырыла.
Мәгариф мәсьәләсеннән тыш, утырышта шулай ук милли мәдәният турында да сөйләштеләр. Катнашучылар клуб һәм китапханә мөдирләренең татар бәйрәмнәренә һәм чараларына мөнәсәбәтләре турында фикер алышты. Моннан тыш, районның кечкенә татар авыллары тарихы турында докладлар тыңланды.
Фото: Югары Ослан районының матбугат хезмәте тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз