news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы янгыннан каза күргән Эчкен авылына гуманитар ярдәм тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы янгыннан каза күргән Эчкен авылына гуманитар ярдәм тапшырды
Фото: © Рәмис Латыйпов

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгыннан каза күргән Эчкен авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Халыктан җыелган ярдәм бер йөк автомобиле белән китерелде.

Татарстаннан киткән гуманитар ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин илтә барды.

Искәртик, 8 майда, Эчкен авылындагы йортларның (336 йортның 92се исән калган) януы билгеле булганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы, исәп-хисап счеты ачып, ярдәм җыюы турында белдерде. Тупланган кием-салым, азык-төлек, төзелеш алып бару өчен 500 мең сумлык инструментлар халыкка тапшырылды.

Гуманитар ярдәмдә һәркем булдыра алганча катнашты. Авыл халкының ихтыяҗы, беренче чиратта нәрсә кирәк булуга карап, үзгәреп тора. Хәзерге вакытта авыл кешеләре хәләл азык-төлек кирәген әйтә.

«Гуманитар йөктә көндәлек кирәк-яраклары, шулай ук төзелешне башлап җибәрү, чистарту эшләре өчен кирәк булган балта, тырма, чүкеч, дрель кебек кораллар бар.

Бөтен нәрсәне инде үзебез килеп күрдек, гуманитар ярдәм чыннан да урынлы булды. Милләттәшләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Һәм өстәп шуны әйтәм: без фото-видеолардан гына күргән мәгълүмат ул мондагы масштабларны биреп бетерә алмый. Чыннан да, үзебез килеп күргәч, безнең эшебез бик кирәкле икәненә ышандык. Милләттәшләребезгә тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Монда автономиянең дә эше күренә, оештырылган. Инде үзләре дә күп эш башкара. Авылны кире торгызу өчен, монда бит инде кеше янгыннан соң, аларның да кәефләрен күтәрү өчен шундый зур-зур ярдәм кирәк. Һаман да шул безнең җыела торган акчалата ярдәмебезгә басым ясыйсы килә. Төзелеш материалларын тупларга, җәй айларында төп эшләрне дә эшләп бетерергә кирәк, шул максатларга акчалата ярдәмне тәэмин итәргә кирәк», – дип сөйләде Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин.

Авыл халкы белән очрашуга өлкә губернаторы Вадим Шумков та килгән иде. Ул конгресс вәкиле белән очрашып, янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

«Губернаторга рәхмәт әйттек, чөнки чыннан да, ярдәм сизелә. Үзебезнең дә аралашуга һәрвакыт әзер икәнне аңлатып җибәрдек, үзебезнең милләттәшләребезнең бердәм икәнен белдердек.

Техника мәсьәләсен хәл итүне губернатор да әйтеп үтте, бездән дә булачак. Бытовкалар, тору урыннары... Гуманитар ярдәм төрле төбәкләрдән җыела. Утырту өчен орлыклар, бәрәңге җибәрәләр, шуларны беренче вакытта саклау өчен складлар төзергә төзелеш материаллары бик кирәк» – дип шәрехләде очрашуны Зиннәтуллин.

Бөтендөнья татар конгрессының Кургандагы бүлеге җитәкчесе Марат Юнысов Татарстаннан килгән гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәтен белдерде. «Без Татарстанның һәм бөтен татарларның да ярдәмен тоеп яшибез», – диде ул. 

Авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт тә Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтен җиткерде. «Авылдан китәбез, дип әйтүче кешеләр дә бар, әмма мин тарихи авыл яшәп калырга тиеш, дип уйлыйм. Күпләрне калырга өндим», – дип уртаклашты Эчкен авылы имамы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100