Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар конгрессы “Хәбәр” бөтенроссия бәйгесен игълан итә
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында «Хәбәр» бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.
Конкурс 2023 елның 1 февраленнән 2023 елның 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә. Бу хакта конгресс сайтында хәбәр ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Төбәктәге татар тормышы» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә һәм үз җирлекләрендә танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);
«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы яшь корреспондентларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).
Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз