news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы VIII съездының президиумы расланды

Бөтендөнья татар конгрессы VIII съездының ачылыш утырышында президум расланды. 

Президиум составында барлыгы 40 тан артык кеше исәпләнә. 

Шулар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Герое Дамир Йосыпов, спортчылар Алинә Заһитова, Гөлнара Галкина-Сәмитова, Россия төбәкләре, чит илләрдән татар җәмәгать эшлеклеләре бар. 

Утырышта, шулай ук, Контроль-ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды. Хисап, мандат, редакция комиссияләре расланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100