Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар конгрессы вәкилләре Төрекмәнстанда хатын-кызлар диалогы форумында катнаша
Төрекмәнстанның «Аваза» милли туристлык зонасында Халыкара хатын-кызлар диалогы форумының утырышы ачылды. Чарада закон чыгару органнары, дипломатик миссияләр, халыкара оешмалар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм экспертлар катнаша, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Форумда Россияне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Аның составында Татарстан Республикасы исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә бар.
Очрашуның төп темалары – «Хатын-кызлар, тынычлык һәм иминлек» глобаль программасы, превентив дипломатиядә хатын-кызларның роле һәм БМОның Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыру. Фикер алышуда катнашучылар дәүләт идарәсендә, социаль-икътисади өлкәдә һәм тынычлык урнаштыру эшчәнлегендә хатын-кызларга тигез мөмкинлекләр тәэмин итүнең хокукый механизмнары турында сөйләшә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча катнашучыларның тәкъдимнәре урын алган рәсми документ әзерләнәчәк. Ул хатын-кызларны хокукый яклауны көчәйтүгә, аларның халыкара хезмәттәшлектә катнашу мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм тотрыклы тынычлык урнаштыруга юнәлдерелгән башлангычларны алга этәрүгә хезмәт итәчәк. Йомгаклау резолюциясендә парламентлар арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә һәм эшмәкәр хатын-кызларга ярдәм итү өлкәсендәге иң яхшы төбәк тәҗрибәләре белән уртаклашуга аерым игътибар бирү ниятләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз