news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Чүпрәле районы башлыгы белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Чүпрәле районы башлыгы белән очрашты
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәле районына Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре эшлекле сәфәр кылды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Сәфәр кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу узды. Чүпрәле районының республика тормышында тоткан урыны – әһәмияте, үзенчәлеген, районның бүгенге күрсәткечләрен, социаль-көнкүреш хәлен, демография мәсьәләләрен, хакимият алдында торган бурычларын, хәл ителәсе проблемаларны колачлаган бик эчтәлекле интервью эшләнде.

Шулай ук, райондагы төбәкче – тарихчы Иршат Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Газинур Халиуллов, имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белән дә сөйләшүләр алып барылды.

Очрашу соңында район башлыгы Марат Гафаров белән Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елда республика районнары белән эшләү планы турында да сөйләшү узды, алда торган чараларны, киңәшмәләрне оештыруга теләктәшлек белдерелде, тыгыз, нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәтләр әйтелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эш сәфәренең максаты – «Татарлар: үз өемдә – үз көем» дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү икәнлеген билгеләп үтте.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм «Радио России – Татарстан» каналында эфирга чыгарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100