news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Тукай туган көне уңаеннан шигъри флешмобта катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы Тукай туган көне уңаеннан шигъри флешмобта катнашырга чакыра
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бөтендөнья татар конгрессы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобта катнашырга чакыра. Бу хакта конгресс сайтында язылган.

Катнашу өчен агымдагы елның 26 апрель көнне #МинТукайныУкыйм #БөтендөньяТатарКонгрессы #ҮзегезнеңТөбәк (татарча) хештеглары белән Габдулла Тукай шигырен яисә шигырьдән өзекне укыган видео урнаштырырга кирәк. Флешмоб көн дәвамында барачак. Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.

Видеоязмалар шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Вконтактедагы официаль битендә https://vk.com/tatarcongress куелып барачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot