news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Новгород өлкәсе «Туган як» газетасына принтер бүләк итте

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Новгород өлкәсе «Туган як» газетасына принтер бүләк итте
Фото: tatar-congress.org

Түбән Новгород өлкәсендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә Бөтендөнья татар конгрессы А3 форматындагы төсле принтер бүләк иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туган як» газетасы – Бөтендөнья татар конгрессы белән күп еллар дәвамында актив хезмәттәшлек итә торган басма, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сергач җирлегенә эш сәфәре белән килгәч, редакция эшчәнлеге белән танышкан, принтер бүләк итү турында күрсәтмә биргән.

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырган. «Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге сезнең газета битләрендә даими яктыртыла. Алга таба да хәбәрләрне оператив бастырып, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларга җиткерү өчен заманча А3 форматлы принтер белән тәэмин итәргә карар кылдык. Бүген чын күңелдән аны сезгә тапшырабыз. Һәрвакыт татар дөньясы өчен хәерле, бәрәкәтле эшчәнлек алып барырга язсын», – диде ул.

Бүләкне «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов кабул итеп алган. «Шундый матур уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт! Без барыбыз да милләтебез өчен эшлибез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100