news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафонын игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессы «Татар уллары» марафоны башлану турында игълан итә.

Катнашучыларның Муса Җәлил шигырьләрен укып яки яттан сөйләгән, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарган, мәшһүр талантларыбыз турында истәлекләр белән уртаклашкан видеоязмаларын #татаруллары2023 дигән хештег куеп, үзләренең Вконтакте (https://vk.com) социаль челтәрендәге шәхси битләрендә урнаштырырга чакыралар.

Мәдәният атналыгы марафонының идея авторы – «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов һәм проект җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot