news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы тарихи Эчкен авылын торгызуда татарлардан ярдәм сорый

Бөтендөнья татар конгрессы тарихи Эчкен авылын торгызуда татарлардан ярдәм сорый
Конгрессның Кургандагы вәкиле Марат Юнысов (уртада) һәм Разил Зиннәтуллин (уңда)
Рәмис Латыйпов

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылында янгында зыян күрүчеләргә җыйган гуманитар ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм тарихи авылны торгызуда бөтен дөнья татарларын да булышырга өндәде.

«Милләттәшләребезгә рәхмәт. Әби-апалар елашып, кешенең кайгысын аңлап, уртаклашып, нәрсә белән генә ярдәм итмәделәр. Азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар, гигиена кирәк-яраклары... Кешеләр чыннан да бернәрсәсез калган, аларга да зур ярдәм кирәк иде. Безнең халкыбыз әлеге бәлагә дучар булган милләттәшләребезне ярдәм белән тәэмин итәргә кереште һәм без оештырылган счетка ике-өч көн эчендә 2 миллионнан артык акча җыелды. Без каралты-кураларны чистарту, соңыннан әзрәк рәткә китерә, тора-бара төзелеш эшләре башлар өчен кирәкле коралларны алып килдек. Якын арада тагын бер йөк машинасы кузгала. Махсус счет ачылды, ярдәмне шунда җибәрсәгез иде», - диде Разил Зиннәтуллин, гуманитар ярдәмне авыл халкына тапшырганнан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә. 

Эчкен авылының тарихы 1526 еллардан ук башлана. Бу авыл халкы Курган өлкәсендәге күп кенә татар авылларына нигез салуда катнашкан. 1960 елларда, өлкәдә ике Эчкен авылы булу сәбәпле, тарихи авылның атамасы үзгәртелә.

8 май иртәсендә урман янгыны вакытында авылдагы 380 йортның 228е янды, 7 кеше һәлак булды.

Янгыннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев карары буенча оперштаб төзелде. Аның җитәкчесе итеп Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләнде.

«Хәзерге вакытта нинди дә булса сораулар булса, сез әлеге оперштабка мөрәҗәгать итә аласыз һәм анда сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Берәр нинди ярдәм итү нияте булса, бик яхшы булыр иде», - диде.

Янгында зыян күргән Эчкен авылы халкы белән Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков та очрашты. Ул милләттәшләребезнең шундый бердәмлегенә бәя биреп, гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде, диде Разил Зиннәтуллин.

Разил Зиннәтуллин янгыннан зыян күрүчеләргә булышырга өндәде.

«Киләчәктә дә шушы авылны торгызу өчен безнең махсус счетлар булдырылды, әлеге счетларга үзегезнең матди ярдәмегезне җибәрә аласыз. Без бу авылны саклап калырга тиеш, әле кешеләр шок хәлендә, алар шушы ярдәмне күргәч, аларда өмет чаткылары барлыкка килде. Һәм бу вакыйганың зурлыгын дәлилләү өчен тагын бер мисал, моны губернатор үзе дә әйтте. Безнең генә ярдәм җитмәячәк, Курганнан гына ярдәм җитмәячәк, бөтендөнья татарлары да булышса иде дигән фикер әйтелде. Тамчыдан күл җыела. Безнең халык бердәм, матур яши, хәзерге вакытта бөтен нәрсә дә бар, шундый бәлагә дучар булган милләттәшләребезгә без булышырга тиеш дип уйлыйбыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100