news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә ярдәм итәргә чакыра.

«Апрель ае илебезнең берничә өлкәсенә зур бәла-каза китерде. Бигрәк тә, Оренбург өлкәсенең күп кенә җирлекләре, аеруча Орск шәһәрен су басу нәтиҗәсендә меңләгән йорт, су астында калып, дистәләгән мең кеше яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан вакытлыча мәхрүм калды. Шушы зур афәттән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы махсус Штаб төзеде», диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья татар конгрессы татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган оренбурглыларга булышырга чакыра.

«Әлеге олы кайгыга битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала. Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез. Курган өлкәсенең Йолдыз авылының яңадан торгызылуы моңа үрнәк булып тора», диелә хәбәрдә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар Бөтендөнья татар конгрессы сайтында күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100