Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсенә эчә торган су җибәрәчәк
Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсенә бер фура белән эчә торган су җибәрәчәк. Суны Лениногорскидан озатачаклар.
Бөтендөнья татар конгрессыгың Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, иртәгә Орскига китәчәк машина су басу аркасында авыр хәлдә калучыларга булачак ярдәмнең беренче өлеше генә. «Килгән зыян бик зур, анын тулы күләме су китеп кешеләр үз торакларына кайткач кына ачыкланачак», ди ул.
«Төрле афәт килгән чакларда мохтаҗлага күмәкләшеп ярдәм итү күркәм гадәт. Былтыр Курск өлкәсендә янгын зур зыян китергәч, Бөтендөнья татар конгрессы махсус фондка ярдәм туплап, зыян килгәннәргә ярдәм күрсәтте. Быел Орскта зыян күрүчеләр өчен шулай ук ярдәм туплана башлады», ди Васил Шәйхразиев.
Ул Бөтендөнья татар конгрессның, татар эшкуарларының ярдәме алга таба да дәвам итәчәген әйтте. Җыелган ярдәм Оренбург өлкәсенең татар -милли-мәдәни мохтариятына тапшырылачак. Алар үз чиратында урыннарда тарату эшләрен башкарачак.
«Оренбург өлкәсендә 110 меңнән артык милләттәшебез яши. Зыян килгән торак пунктлар арасында татар авыллары булмаса да, бу очракта уртак бәла берләштерә, ярдәм милләтенә карап күрсәтелми, кем мохтаҗ, шуңа барып җитәргә тиеш», диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге.
- Урал елгасында кисәк су күтәрелү сәбәпле, Орск шәһәренең бер өлешен һәм якын-тирәдәге торак пунктларны су басты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз