news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге җиде татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге җиде татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген, 12 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге җиде татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәмне Әбәркүл авылында калдырдылар. Акча һәм товарлар җыю Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерик, 8 майда Омск өлкәсе Усть-Ишим районында дамба өзелде. Меңләгән йортны су басты, кешеләр вакытлыча тораксыз һәм азык-төлексез калды. Су киткәч, кешеләр йортларына кайта башлады. Вәзгыять яхшырды, әмма фаҗига нәтиҗәләре әле һаман үзен сиздерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100