Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы «Минем яраткан артистым» бәйгесен игълан итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Минем яраткан артистым» конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү, диелә конгресс хәбәрендә.
Конкурс ике номинациядә була: «Яраткан эстрада артистым» һәм «Яраткан театр артистым». Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.
Катнашучылар социаль челтәрдә яраткан артисты турында язма урнаштыра. Язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин. Бәйге 24 майда башлана һәм 23 июньгә кадәр дәвам итә.
Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) «Рәсми басма» сәхифәсендә урнаштырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз