news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Милли Шура әгъзалары белән бергә Россия регионнарыннан килгән милли оешма җитәкчеләре дә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барган. Ул соңгы ике айда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясаган.

«10 гыйнвардан башлап 1 мартка кадәр Россиянең сигез федераль округында татар активы белән очраштык. Милләттәшләребезне борчыган төп мәсьәләләр өлкәләрнең, республикаларның хөкүмәт вәкилләре белән бергә бер өстәлгә җыелып хәл ителде. Мең кешелек залларда татар җыры яңгырады, күпмилләтле Россия халкының дуслыгы күрсәтелде. Калининградтан алып Камчаткага кадәр узган юлда һәр татарга барып җитәргә тырыштык», - дип сөйләгән Милли Шура рәисе.

Очрашуларда махсус хәрби операциядә катнашып дан казанган милләттәшләребез батырлыгы турында, якынлашып килүче Президент сайлауларына милләттәшләребезнең актив катнашырга чакыру да искәртелгән.

«Бүгенге көндә Россиядә 190нан артык милләт вәкиле яши. Халык саны буенча без, татарлар, Россиядә икенче урында торабыз. Бүгенге вазгыять илебез тотрыклылыгы өчен көчле куллы, үз иленең ватанпәрвәре булган зирәк җитәкче кирәк икәнен күрсәтә. Шуңа күрә илебез алып барган сәяси юнәлешне хуплауда безнең активлык аеруча да мөһим. Халкыбызның сайлауларда актив катнашачакларына ышанычым зур. Алай гына да түгел, татарлар үзләре артыннан сайлауларга барырга башка милләт вәкилен дә өндәячәкләр. Нәтиҗә яхшы булыр», - диде Васил Шәйхразыев.

Сайтта хәбәр ителгәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы алга таба да кыйбласыннан тайпылмыйча, куелган максат-бурычларына ирешү өчен башлаган эшләрен актив дәвам итәчәк дигән уй-теләкләр белән тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100