news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы 2027 елга эш планын раслады

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы 2027 елга эш планын раслады
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казанда, «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелыш 19нчы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында үткәрелде. Утырышта Милли Шураның 57 әгъзасе катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – Бөтендөнья татар конгрессының 2026 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тыңлау булды. Башкарма комитет җитәкчесе, Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров ел дәвамында башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Милли Шура әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә Конгрессның 2026 елдагы эшчәнлеген бертавыштан канәгатьләнерлек дип бәяләде.

Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2027 елга эш планы каралды. Аны Васил Шәйхразыев тәкъдим итте. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстанда эшләүче татар оешмаларыннан әлеге планга барлыгы 577 пункт кертелгән. Фикер-тәкъдимнәрне 1 декабрьгә кадәр кабул итү, аннары документны Конгрессның рәсми сайтында урнаштыру күздә тотыла.

Утырыш барышында киләсе елны Татар дөньясы өчен Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү тәкъдиме дә хупланды. Билгеле булганча, 2027 ел Татарстан Республикасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде.

2027 елда Бөтендөнья татар конгрессы оешуга да 35 ел тула. Конгресс 1992 елның июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә оештырылган. Киләсе елда зур Корылтай узачак. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессының IX съездын уздыру мәсьәләсе дә каралды. Милли Шура карары нигезендә, съездны 2027 елның август аенда үткәрү планлаштырыла. Делегатлар саны 1 мең кеше булыр дип көтелә.

Милли Шура утырышында катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайты тәкъдим ителде. Яңа сайтка күзәтүне Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ясады.

Утырыш азагында юбилейларын билгеләп үтүче милләттәшләребез дә искә алынды.

Милли Шура утырышында кабул ителгән карарлар татар оешмалары эшчәнлеген алга таба планлаштыруга, төбәкләр һәм чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot