news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы «Луганск халык иҗаты үзәге» белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Донбасска кылган эш сәфәре кысаларында Луганск Халык Республикасы «Луганск халык иҗаты үзәге» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Үзәк алып барган киңкырлы эшчәнлек турында оешманың директоры В.Яровой сөйләде. Луганск халык иҗаты үзәге төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен таныту максатыннан күп чаралар оештыра. Биредә төрле бәйге һәм фестивальләр, мәдәни кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр ел әйләнәсенә узып тора. Үзәк үз канаты астында 12 милли-мәдәни җәмгыятьне берләштерә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Оешма директоры «Чишмә» татар милли-мәдәни җәмгыятенең иң актив оешмаларның берсе булуын, барлык чараларда да катнашуын белдерде, һәрдаим күрсәтеп килгән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев та төрле халыкларның милли оешмаларын бергә туплап торучы, аларга үз мәдәниятләрен таныту өчен мөмкинлек тудыручы һәм шулай ук чараларын үткәрергә һәрчак ишекләрен ачык тотучы мондый үзәкнең булуы зур әһәмияткә ия икәнлегенә басым ясап, татар оешмаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм оешмага алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot