news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра

2026 елның 14-16 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумга Россиянең 20 төбәгеннән татар телле массакүләм чараларының 50дән артык баш мөхәррирләре һәм журналистлары чакырулы. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа кысаларында беренче көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумның рәсми ачылышы булачак. Анда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашу көтелә. Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессының яңа сайтын презентацияләү, журналистлар, блогерлар Альберт Шакиров, Рәмис Латыйпов белән очрашулар уздырыла.

Кичке якта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклен карау планлаштырыла.

Икенче көнне чарада катнашучылар Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы эшчәнлеге белән танышачак. Кунаклар өчен һөнәри мастер-класс үткәрелә. Аннан алар Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына юллана, анда Г. Тукай каберен зиярәт кылачак. Алар Габдулла Тукайның әдәби музеена да барачак, анда Г.Тукай музее экспозицияләре белән танышу күзаллана.

Бу көнне форумда катнашучылар «Мир» кинотеатрына барып, Т.Миңнуллин әсәре буенча «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын караячак. Иҗат төркеме белән очрашу да көтелә.

Өченче көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Рәис Зариповның Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга багышланган «Беренче һәм бердәнбер» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасы уза. Шулай ук монда «Хәзерге татар журналистикасы» темасына багышлаган түгәрәк өстәл оештырылачак.

Форумның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу көтелә. «Хәбәр» журналистлар бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot