news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы ифтар мәҗлесе оештырды

13 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы ифтар мәҗлесе оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Индус Таһиров, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев җыелучыларны Изге Рамазан ае белән котлады, әлеге айның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы оешканга 33 ел. Без бүген бер йодрык кебек бердәм. Безнең бердәмлегебез буыннар бердәмлеген дә, өлкәннәргә рәхмәтебезне дә күрсәтә», – дип билгеләп узды ул. Чара кысаларында тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Васил Шәйхразыевка «Тынычлык илчесе» дипломын тапшырды.

Ифтар мәҗлесе бердәмлек символына әверелде. Җылы, дустанә атмосферада узган чарада катнашучылар котлаулар һәм изге теләкләр белән уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100