news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Фән Вәлиәхмәтовны Тукай премиясенә тәкъдим иткән

Бөтендөнья татар конгрессы Фән Вәлиәхмәтовны Тукай премиясенә тәкъдим иткән
Салават Камалетдинов, Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы танылган җырчы һәм гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән.

«Гомере буе милләтебезгә хезмәт иткән, үзенә генә хас моңы, башкару осталыгы, халыкчанлыгы, самимилеге белән татар-башкорт тамашачысының күңелен яулаган Фән агага уңышлар телим», дип яза Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев үз аккаунтында.

  • Фән Вәлиәхмәтов 2022 елда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
  • Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге март аенда халык игътибарына тәкъдим ителә. Лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100