Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы елына 400гә якын Сабан туе оештыра
Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме белән елына 400гә якын Сабан туе оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында билгеле булды.
«Дөнья күләмендә 4 меңнән артык Сабантуй үткәрелә, шуларның якынча 400е Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырыла. Авылларда, районнарда, өлкәләрдә – һәрберсендә үтә. Әзерлекләр бара, хөкүмәт тарафыннан тиешле карарлар кабул ителгән. Һәр өлкәгә артистлар, коллективлар һәм җаваплы җитәкчеләр беркетелгән», – диде ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Быел XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 26-27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак. Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсенең татар халкы өчен әһәмиятле төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Татарлык дигәндә дә, дин дигәндә дә Пенза өлкәсе безнең өчен бик мөһим», – диде ул.
18 июльдә Омскида XXVI Федераль Сабантуй үтәчәк. Ул Әшевән авылының 800 еллыгына багышлана. Моннан тыш, 2028 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен да Омскида үткәрү планлаштырыла.
Милли Шура рәисе сүзләренчә, быел III Халыкара Иртыш Сабан туе Сургут шәһәрендә 7 июньдә узачак. Шулай ук Сабантуйлар Ташкентта, Азәрбайҗанда, Казахстанда һәм Мордовиядә дә үткәреләчәк. Казахстандагы республика Сабан туе 25 июльгә, Мордовиядәгесе 4 июльгә билгеләнгән.
3 июльдә Татарстан Рәисе катнашында Абхазия башкаласы Сухум шәһәрендә дә Сабантуй уздыру күздә тотыла.
Татарстанның үзендә исә район Сабантуйлары 6-7 июньдә, зур шәһәрләрдә 14 июньдә, ә республикакүләм Сабан туе 20 июньдә Казанда үткәреләчәк.
Шулай ук Васил Шәйхразыев быел Дубай һәм Сочи шәһәрләрендә Сабантуй үткәрелмәячәген әйтте. «Сабантуй безнең өчен бик мөһим бәйрәм, шуңа күрә аны оештыру эшләренә җитди карарга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз