Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Бакудагы Зәңгәр мәчеттә булды
Каспий Сабан туе кысаларында Азәрбайҗанга килгән Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Бакудагы тарихи Әҗдәрбәй мәчетендә булды. Әлеге мәчет халык арасында Зәңгәр мәчет, шулай ук Татар мәчете буларак та билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегация вәкилләре биредә җомга намазында катнашты. Мәчет татар җәмгыяте өчен дә әһәмиятле урын булып тора: биредә татарлар очрашып, аралашып, милли һәм дини традицияләрне саклый. Мәчеттә шулай ук татар бүлмәсе дә бар.
Татар җәмгыяте вәкилләре сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышыннан соң татар сугыш ветераннары Азәрбайҗан СССР җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, мәчетне гыйбадәт кылу өчен яңадан ачуны сораган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз