Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы «Чишмә» балалар фольклор коллективына костюмнар тектерде
Бөтендөнья татар конгрессы «Чишмә» балалар фольклор коллективына костюмнар тектереп бирде. Бу турыда конгресс хәбәр итте.
«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Балык Бистәсенең Ямаш мәдәният йортының «Чишмә» балалар фольклор коллективына костюмнар тектереп бирде, диелә хәбәрдә.
Бүген костюмнарны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бүләк иттеләр. «Чишмә» балалар фольклор коллективы җитәкчесе Исламия Сафина һәм Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле бүлеге җитәкчесе Илвера Касыймова зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз