news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында холера белән авыручылар артуы турында белдерделәр

Бөтен дөньяда холера белән авыру һәм үлем очраклары саны – 2023 ел белән чагыштырганда 2024 елда якынча 50 процентка арткан. 2024 елда 810 мең кеше авырган һәм 5,9 мең үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта Женевада брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының холерага каршы көрәш буенча төркеме җитәкчесе Филипп Барбоза белдерде. РИА Новости шул хакта яза.

«Быел соңрак без тулырак статистик мәгълүматлар бастырсак та, беренчел мәгълүматлар күрсәткәнчә, 2024 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында 810 000 авыру очрагы һәм 5900 үлем очрагы теркәлгән, бу 2023 ел күрсәткечләреннән якынча 50 процентка артык», - диелгән документта.

Бу саннар киметелгән, чөнки рәсми хисап тулы түгел, дип өстәде Барбоза.

«Ләкин бу саннар да ризык яки су аша йога торган авыру - холера өчен артык югары санала. Мондый авыру 21 гасырда булырга тиеш түгел», - дип белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100