Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яман шештән саклану ысуллары турында сөйләде
Тәмәке, алкогольдән баш тарту һәм баланслы туклану – яман шешне профилактикалау ысулларының берсе, дип хәбәр иттеләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия офисында. Бу хакта РИА Новости яза.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яман шешне профилактикалауга комплекслы якын килүне тәкъдим итә, ул үз эченә тәмәке һәм алкоголь кулланудан баш тартуны, баланслы туклануны, физик активлыкны, вакцинация (ВПЧ һәм В гепатиты) һәм иртә диагностика ярдәмендә яман шеш китереп чыгаручы инфекцияләрдән саклауны, әйләнә — тирә һәм һөнәри мохиттән канцерогеннар йогынтысын мөмкин кадәр киметүне ала», – дип сөйләделәр агентлыкка.
Оешмада ассызыклаганча, профилактика, иртә диагностика һәм сыйфатлы дәвалауга вакытында ирешү яман шеш белән авыруны киметүнең иң нәтиҗәле ысуллары булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз