Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан үлүчеләрнең 43 процентка артуын аңлатты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Узган атнада коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимесә дә, вафат булучылар арткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының атналык күзәтүенә сылтама белән хәбәр итә.
«Бер атна эчендә, 21-27 мартта коронавирусның яңа очраклары моннан алдагы атна белән чагыштырганда 14 процентка кимеде», - диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта, вафат булган пациентлар саны бер атнада 43 процентка арткан. Бу АКШ һәм Чилида коронавирустан үлем-китем турындагы билгеләмәгә үзгәрешләр кертү, шулай ук Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә «ретроспектив төзәтмәләр» белән бәйле булырга мөмкин.
Бер атна эчендә коронавирусның 10 миллион артык яңа очрагы ачыкланган, 45 меңнән артык кеше вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз