news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Ковидны бөтенләй бетереп булмый

COVID-19 беркайчан да тулысынча бетмәячәк, чөнки аның хайваннардан кешегә күчү ысуллары бу эшне бик катлауландыра. Аның нәтиҗәләре белән генә көрәшергә мөмкин, дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәлләр программасы башкарма директоры Майк Райан. Моны РИА Новости яза.

«COVID-19ны тулысынча юк итү мөмкин түгел, ләкин без сәламәтлек саклау өлкәсендә ул чыгарган гадәттән тыш хәлләрне бетерә алабыз», – диде ул.

Райан аңлатканча, хайваннан кешегә, кешедә хайванга күчә алган COVID-19ны тулысынча юк итү ихтималы аз.

Җомга көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) 2020 елда игълан ителгән глобаль COVID-19 пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100