news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Коронавирус омикрон-штаммының яңа варианты тарала

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус омикрон-штаммының EG.5 дигән яңа варианты тиз темплар белән таралуын әйтте. Женевада басылган матбугат релизында билгеләп үтелгәнчә, EG.5 штаммы 2023 елның 17 февралендә теркәлгән.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, авыруның симптомнары элеккеге вариантларныкы кебек үк: ютәл, томау, бизгәк, тамак авырту һәм күкрәк кысу. Әмма иммунитеты зәгыйфь булган һәм авыруга тиз бирешүчән кешеләрдә ул тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Россиядә EG.5 вариантын йоктыруның беренче очраклары 2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Магадан һәм Иркутск өлкәләрендә, Краснодар краенда, Бурятия һәм Хакасия республикаларында ачыкланган.

Билгеләп үтелгәнчә, Россиядә хәзерге вакытта EG.5 варианты әлегә киң таралыш алмаган, әмма коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә COVID-19 буенча эпидемиологик вазгыятьнең катлаулану куркынычы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100